О звукоцветовом анализе Самые цветные тексты FAQ |
Добро пожаловать в мир Звукоцвета!Звуки, используемые в речи, у большинства людей ассоциируются с определенным цветом или цветовым оттенком. Эта ассоциативная связь очень устойчива, поэтому наша речь — это прочно связанный поток звукоцветовых ассоциаций в психике человека. Звукоцвет поможет вам увидеть цвет своей речи, цвет любимого стихотворения или прозы, цвет известной песни, а может быть цвет научного труда или объявления в газете! Хватит читать, уже пора что-нибудь раскрасить. 8) Каталог
|
шагараева Алиня Ильсуровна
МилләтемТарих тузаннарын кага-кага,Уйларымда багам үткәнгә... Казан шәһәр генә түгел – ханлык, Болгар дәүләт булган көннәргә. Таш пулатлар сөйли болгарларның Дәверләргә уелган бөек данын. Дошман явы җиңә алмаган аны, Халкын кырып, агызса да канын. Хыянәтчел җаннар харап иткән Үз халкына тугры булган Казан ханын. Явыз дошман шәһәрне көл иткән – Ут алмаган курку белмәс татар халкын. Халкыбызның тамырын корытмакчы Булганнар да яздырып диненнән... Лашманчылар итеп тайгага да Җибәргәннәр туган җиреннән. Чал тарихның бер генә көне дә Халкым өчен көрәшсез үтмәгән. Сыналган да, туралган да татар, Тик барыбер тезен чүкмәгән! Телен, динен саклап кала алган, Саклап кала алган милләтен. “Татар” дигән исемен югалтмаган, Югалтмаган милли кыйммәтен. Горур милләт булып яралганбыз, Горур булып яши бирәбез. Гасырлардан килгән даныбызны Тап төшерми саклый беләбез. Аксакаллар кебек зирәк тә без, Пәйгамбәрләр кебек сабыр да, Фәрештәләр кебек тыйнак та без, Мәңге курку белмәс батыр да. Татарның бу күркәм сыйфатлары Арттырадыр аның хөрмәтен. Үз анамдай газиз һәм кадерле, Горурлыгым минем – милләтем!
Поделитесь этим произведениемПроизведения похожие по цвету
Разместите у себя результаты звукоцвета!
|
Поиск произведений по цветуРаскрасить мой текст!Новые произведения
|
© 2010—2024 Звукоцвет.ру |
|